Results count: 10934000 (18841306), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Азат икенче көнне төш вакытларында кайтып керде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Иңенә аскан кырык кесәле сумкасыннан башка ул бер кулына зур гына озынча төргәк тә күтәргән иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Аның яшьләрчә җиңел, очынкы йөрешен һәм яшькелт күзләренең иртәнге чык шикелле елтыравын күргәч, мин иркен сулап җибәрдем, чөнки күңелемне кичәдән бирле нидер тырнап, борчып торган иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Ул, үзенең юлда күргән маҗаралары һәм яңа танышлары турында сөйләгәнче үк, сары төстәге калын, кыштырдавык кәгазен сүтеп, төргәген ачып күрсәтте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. - «густав беккер» сәгате, - диде Азат мәгънәле итеп. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. әйе, чыннан да, өстәлемдә Сәйдәшевләрнең әйтерсең лә теге дөньядан әйләнеп кайткан зур сәгате ята иде: чебен пычратып бетергән тузанлы пыяласы аша да аның җиз теле һәм циферблатының коршавы ялтырый, ә калын пыяланың кыйгачлап эшкәрткән кырыйларында салават күпере төсләре уйнаклый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Шунда миңа Азат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Атна авылында ул төн кунарга шәрипов дигән кешеләрдә туктый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. Теге афәтле елларның сентябрь төнендә кинәт юкка чыккан Сәйдәшевләрнең сәгатен үзләре куйган арзан гына бәягә сатып алган талымсыз түрәгә шәрипов кардәш тиешле икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Сәгать аңар ничек күчкәндер, монысын Азат сорашып тормаган, ләкин фатир хуҗасының ифрат әрсез, комсыз булуына карап, ул да сәгатькә артык акча чыгармагандыр дип уйлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР